Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һәм яңгырлы һава торышы булачак

Татарстанда һәм аның башкаласында температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты. Атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республика халкын салкын һәм яңгырлар көтә.

7 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.

Гомумән алганда, Татарстан буенча 7-8 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.

9 һәм 10 сентябрьдә көннәрендә дә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев