Татарстанда аномаль салкыннарга көчле җил өстәләчәк
Белеп торыгыз

Татарстанда аномаль салкыннарга көчле җил өстәләчәк

Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, шулай ук аномаль салкыннар да саклана.

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республиканың көнчыгышында һава температурасы -25..-30 градус тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, 12 декабрьдә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәктә, шул исәптән Казанда да, көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәр дип көтелә.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев