Татарстанда 37 балага коронавирустан вакцина ясалган
Белеп торыгыз

Татарстанда 37 балага коронавирустан вакцина ясалган

Яшүсмерләр үзләрен яхшы хис итә, дип хәбәр иттеләр региональ сәламәтлек саклау министрлыгында.

– Татарстанда коронавирустан балалар вакцинациясен ясау башланды. 37 балага беренче прививка ясалды, —  дип хәбәр итә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

— Аларның саны ата-аналарга мәгълүмат җиткергәннән соң артачак. Бу — беренче карлыгачлар, — диде ул.

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, сырхауханәләрдә балаларны вакцинацияләү пунктлары ачылачак. Бүген мондый чараны башкаланың 6нчы номерлы балалар сырхауханәсендә оештырдылар.

чыганак


Нет комментариев