Белеп торыгыз

Татарстанда 17 яшьлек егет сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән

Әлмәттә 17 яшьлек егет саксызлыгы аркасында сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Хәл болайрак булган: 30 октябрь көнне Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында егет 68 яшьлек әбисенә бакча эшләрендә ярдәм иткән. Сәнәк белән эшләгән вакытта ялгыш кына егетнең сәнәге әбисенең күкрәк читлегенә эләгә һәм...

Әлмәттә 17 яшьлек егет саксызлыгы аркасында сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Хәл болайрак булган: 30 октябрь көнне Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында егет 68 яшьлек әбисенә бакча эшләрендә ярдәм иткән. Сәнәк белән эшләгән вакытта ялгыш кына егетнең сәнәге әбисенең күкрәк читлегенә эләгә һәм ул шул урында ук җан бирә.

Чирмешән районы 17 яшьлек егет Яңа Нәдер

Нет комментариев