Бүген, 15 майда, Татарстанда салкын һәм коры һава торышы сакланачак, әмма шул ук вакытта температура фоны күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Метеорологлар билгеләп үткәнчә, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метрга кадәр җил исәчәк.
Салкыннардан соң көндез Татарстанда 10...15 градуска, Казанда 12...14 градуска кадәр җылы булачак.
Нет комментариев