Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Таләпләр кырыс, ләкин кирәкле

Дәүләт янгын күзәтчелеге 18 июльдә 85 еллыгын билгеләп үтә. Дәүләт янгын күзәтчелегенең тарихы янгыннан саклану тарихы белән нык бәйләнештә, чөнки күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы инспекторлар 2004 елга кадәр янгын часте составына керәләр иде. Чирмешән янгын часте 1931 елда оеша. Биредә ул елларда 4 хезмәткәр эшли, су сыешлыгы һәм насослар урнаштырылган...

Дәүләт янгын күзәтчелеге 18 июльдә 85 еллыгын билгеләп үтә.



Дәүләт янгын күзәтчелегенең тарихы янгыннан саклану тарихы белән нык бәйләнештә, чөнки күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы инспекторлар 2004 елга кадәр янгын часте составына керәләр иде. Чирмешән янгын часте 1931 елда оеша. Биредә ул елларда 4 хезмәткәр эшли, су сыешлыгы һәм насослар урнаштырылган 2 җигүле ат була. Тәүге янгын сүндерү автомобиле 1957 елда кайтартыла.

2004 елның июлендә Чирмешән янгын сүндерү часте Чирмешән районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча идарәсе итеп үзгәртелде, 2006 елның августында - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чирмешән муниципаль районы буенча идарәсе, 2009 елның 1 январеннан 135нче янгын часте дәүләт учреждениесе оештырылды. Шул ук елны район территориясендә 6 кешедән торган аерым пост та булдырылды (Ульяновкада).


Элеккеге елларда дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары булып Виталий Долгополов, Сәяф Галиев, Нургаян Галәүтдинов, Александр Кабанов, Данияр Хисаметдинов, Руслан Мусин, Әнәс Садыйков, Иван Плотников, Николай Игнатьев, Ирек Сәлахов, Андрей Фомин, Фәрит Яруллиннар эшләде.

Бүгенге көндә Чирмешән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә 3 кеше эшли - җитәкче, өлкән инспектор Андрей Фомин һәм дознаватель Фәрит Яруллин. Бүлекнең төп максаты - оешмалар һәм гражданнарның янгын куркынычсызлыгы, гражданнар саклануы таләпләрен РФ законнары билгеләгән тәртиптә үтәүләрен тикшерү, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау.

Күпләр никтер дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәләренә җәза бирүче орган дип кенә карыйлар: янәсе, инспекторлар килә дә, җитешсезлекләрне табып, җәза бирәләр. Әмма без, беренче чиратта, үз бурычыбызны янгыннарны кисәтүдә күрәбез. Шул максат белән рейдлар, тикшерүләр, халык белән әңгәмәләр үткәрелә. Янгын часте белән берлектә ачык ишекләр көне, укучылар арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча бәйгеләр оештырыла. Билгеле инде, җитешсезлекләрне бетерергә язма кисәтүләр бирелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар җәзасыз калмый. Мисал өчен, агымдагы елда дистәләгән вәкаләтле зат һәм гражданин җаваплылыкка тартылган.

Кызганычка каршы, бездә объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бөтен җирдә дә шартлар тудырылмаган әле. Кайбер торак пунктларда гидрантлар юк, кышын су чыганакларына илтүче юллар чистартылмый, шуңа да янгын сүндерү машиналары су янына килә алмыйлар. Күп кенә объектларда, мисал өчен авыл мәдәният йортларында, янгын сигнализациясе, беренчел янгын сүндерү җайланмалары юк, чардак биналары уттан саклагач эретмәләр белән эшкәртелмәгән. Әлбәттә, күп нәрсә финанслауга бәйле. Шуңа да карамастан, дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары киләчәктә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне катгый таләп итәчәкләр. Бу бит янгыннарга киртә кую, димәк, кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген, җитештерү һәм социаль әһәмияткә ия биналарны, чирмешәнлеләрнең өйләрен һәм квартираларын саклап калу максатында эшләнә.

Барлык хезмәттәшләремне, дәүләт янгын күзәтчелеге ветераннарын якынлашып килүче истәлекле дата - дәүләт янгын күзәтчелегенең 85 еллыгы белән тәбрик итәм, барыгызга да нык саулык, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим.

Нурмагомет АРСУЕВ,
Чирмешән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы, эчке эшләр майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт янгын күзәтчелеге