Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яңгыр турында кисәтте
Белеп торыгыз

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яңгыр турында кисәтте

Җомга көнне, 26 июльдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыш, төньяктан җил исүе фаразлана. Урыны белән аның тизлеге 15-17 м/с ка җитәргә мөмкин.
Төнлә термометр баганалары 8-13 градус күрсәтәчәк, көндез 17-22 градуска кадәр җылыначак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев