Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сиам игезәкләренең берсе – Зита Резаханова вафат булган

Сиам игезәкләре Зита белән Гита Резахановалар 1991 елда дөньяга килгән иде. Кичә Зитаның гомере өзелгән. Зитаның авыруы озакка сузылган - ике еллап урыннан да тормаган, диярлек. Ул Кыргызстанның Военно-Антоновка авылында, әти-әнисе йортында вафат булган. Хәтерләсәгез, әлеге сиам игезәкләрен 2003 елда Мәскәүдәге Филатов исемендәге клиникада катлаулы операция ярдәмендә бер-берсеннән аерганнар иде....

Сиам игезәкләре Зита белән Гита Резахановалар 1991 елда дөньяга килгән иде. Кичә Зитаның гомере өзелгән.


Зитаның авыруы озакка сузылган - ике еллап урыннан да тормаган, диярлек. Ул Кыргызстанның Военно-Антоновка авылында, әти-әнисе йортында вафат булган.
Хәтерләсәгез, әлеге сиам игезәкләрен 2003 елда Мәскәүдәге Филатов исемендәге клиникада катлаулы операция ярдәмендә бер-берсеннән аерганнар иде. Чөнки алар икесенә өч аяк һәм гомуми оча сөяге белән якты дөньяга килде. Җитмәгән бер аякны протез белән алмаштырдылар.
"Зитада берничә ел элек Грузиядә ясалган операциядән соң сипсис башланды. Озак вакыт җирле хастаханәдә ятты. Берничә ай элек туганнары аны өйгә алып кайтты", - дип сөйләгән гаилә дуслары Елена Баялинова.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50361-siam-igez%D3%99kl%D3%99rene%D2%A3-berse-%E2%80%93-zita-rezahanova-vafat-bulgan-%20foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зита Резаханова сиам игезәкләре

2
X