Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Шешминка юлын яхшырталар

Ишлинка һәм Шешминка авыллары арасындагы олы юлның биш километрлап озынлыктагы өлеше яңартыла. Куркынычсызрак булсын өчен, юл кырыйларына туфрак салып, аны сөзәгрәк тә итәләр. -Узган ел мондагы юлның бер участогын шушы рәвешле яңарткан идек, - ди "Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалына караган Чирмешән участогы мастеры Миндар Ибәтов. -Бүген аслык өчен Нурлаттан вак...

Ишлинка һәм Шешминка авыллары арасындагы олы юлның биш километрлап озынлыктагы өлеше яңартыла. Куркынычсызрак булсын өчен, юл кырыйларына туфрак салып, аны сөзәгрәк тә итәләр.

-Узган ел мондагы юлның бер участогын шушы рәвешле яңарткан идек, - ди "Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалына караган Чирмешән участогы мастеры Миндар Ибәтов. -Бүген аслык өчен Нурлаттан вак таш ташып әзерлибез. Юл бераз киңәйтелә дә. Аннан соң, таушалган асфальтны кырып, юл нигезен "геосетка" белән дә ныгытып, яңа асфальт түшәргә ниятлибез.
Бу көннәрдә әлеге җәмгыять эшчеләре Шенталага алып баручы трассаның да начар урыннарын шомарта. Моңа кадәр алар Үтәмеш ягында, Лениногорск районы чигенә кадәр арадагы юлны тигезләп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка