Салкында машина кабызу СЕРЛӘРЕ
Белеп торыгыз

Салкында машина кабызу СЕРЛӘРЕ

Автомобиль белгече Егор Васильев чатнаган суыкларда машина кабызу кагыйдәләре белән уртаклашты:

– машинаны кабызыр алдыннан, андагы энергия кулланучы җайланмаларның сүндерелүенә инанырга кирәк;

– аккумуляторны кварталга бер тапкыр, бигрәк тә кышкы сезон алдыннан тикшертергә, зарядкага куярга һәм клемм тирәсендәге өске өлешне сөртергә кирәке;

– көчле суык көтелә икән, бакны сыйфатлы ягулык белән тулысынча диярлек тутырып куярга кирәк. Бу киңәш бигрәк тә дизель ягулыгын кулланучыларга кагыла;

– автомобиль беренче тапкырдан кабынмаган очракта, берәр минут чамасы көтәргә һәм яңадан кабызып карарга киңәш ителә;
– двигательнең поддонын лампа белән җылытырга ярамый. Машина кабынмаган очракта да, моторны стартер белән әйләндерергә дә кирәкми. Бу стартерга гына зыян китереп калмыйча, аккумуляторны да утыртырга мөмкин, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев