Белеп торыгыз

Россиядә ОСАГО полисы алу өчен техосмотр кирәк булмый

Машина йөртүчеләргә ОСАГО полисын алу өчен техник карау (техосмотр) диагностика картасы талпә ителми. Бу — Россия Президенты Владимир Путин 2 июльдә имзалаган законда каралган.

Үзәк банкның тиешле норматив актларына үзгәрешләр бераз соңрак — 29 августта гамәлгә керәчәк.

Иминият базары экспертлары фикеренчә, кулланучылар әлеге яңалыкны уңай кабул итәчәк, әмма моның икенче ягы да бар.

«Бу ОСАГО полисының үтемлелеген чикләгән бердәнбер әйбер — аны сатып алуның машина хуҗасы тарафыннан техник карау үтү фактыннан бәйсезлеген юкка чыгарачак, бу исә мәҗбүри „автогражданканың“ үтемлелеген арттырачак», — дип искәрттеләр Россия автоиминиятчеләр берлегендә.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев