Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россия туристларына Төркиядә ял итәргә рөхсәт ителәчәк

Россия ягы инициативасы белән белән бүген ил Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште.

Бу хакта Кремль рәсми хәбәр белән чыкты. Россия Президенты Истанбул аэропортында булган теракт уңаеннан хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, зыян күрүчеләрнең тизрәк сихәтләнүен теләвен җиткерде.
Ике як та террорга каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлекне көчәйтү мөһимлеген искәртте.
Владимир Путин ассызыклавынча, Төркия Президентыннан алынган хат халыкара һәм җирле проблемалар буенча уртак эшләрне, гомумән, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең тулы комплексын кабат җанландыруга этәргеч булган.
Россия лидеры, сәүдә-икътисадый һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне торгызу өчен Россия Хөкүмәтенә Төркиянең җаваплы идарә тармаклары белән сөйләшү алып бару эшен йөкләячәген хәбәр итте. Аерым алганда, Россия туристларына Төркиягә бару буенча чикләүләр бетереләчәге ассызыкланды. Дөрес, Төркия ягы да куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кулланырга тиешлеге әйтелде.
Ил башлыклары якын арада очрашырга сүз куешты.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия турист Төркия

2
X