Россия халкын өч көнлек эш атнасы көтә
Белеп торыгыз

Россия халкын өч көнлек эш атнасы көтә

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Җиңү көнен бәйрәм итү сәбәпле, киләсе атнада Россия халкы 9-12 май көннәрендә ял итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Өч көнлек эш атнасы – 6 майдан 8 майга, чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

 

Быелгы май ае ял көннәре саны буенча рекордлы булачак. 31 көннең 13 көне - ял. Моннан күбрәк яллар гыйнварда, 14 көн булган.

Озак яллар 5 һәм 6 гыйнвар, 23 февраль ялларын күчерү белән бәйле.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


яллар 9 май

Нет комментариев