Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән
Белеп торыгыз

Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән

Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән.

“COVID-19 акрынлап сезонлы инфекциягә әйләнеп килә. SARS-CoV2 көзен кабат көчәергә мөмкин”, – дигән ул.
Аның әйтүенчә, гадәттә көз көне сулыш органнарына бәрүче күп кенә инфекцияләр, шул исәптән сезонлы коронавируслар “баш калкыта”.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә коронавирусның май ахыры-июньдә көчәячәген фаразлаган иде.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев