Әрәм булмый
Район хәзерләүләр конторасы хәзерләүчеләре узган, 2012 елда 6 тонна сарык йоны җыйганнар. Шулай ук 400 данә сарык һәм 730 данә мөгезле эре терлек тиресе сатып алып, отышлы бәяләрдән төрле фабрикаларга озатканнар. Хуҗалыкларда маллар саны елдан-ел кимү сәбәпле, бу төр чималны тапшыручылар да, кызганыч, кими бара. Икенчел чимал - чүпрәк һәм...
Район хәзерләүләр конторасы хәзерләүчеләре узган, 2012 елда 6 тонна сарык йоны җыйганнар.
Шулай ук 400 данә сарык һәм 730 данә мөгезле эре терлек тиресе сатып алып, отышлы бәяләрдән төрле фабрикаларга озатканнар. Хуҗалыкларда маллар саны елдан-ел кимү сәбәпле, бу төр чималны тапшыручылар да, кызганыч, кими бара.
Икенчел чимал - чүпрәк һәм макулатураны да хәзерләүләр конторасы бик теләп сатып ала. Үткән елда 5,5 тонна чүпрәк һәм 47 тонна макулатура җыелган. Шулай ук 1 тонна дару үләне һәм 420 пар каен себеркесе кулланучыларга озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев