Республикада җылы, әмма явым-төшемле һава торышы саклана
Белеп торыгыз

Республикада җылы, әмма явым-төшемле һава торышы саклана

Республикада, элеккечә үк, явым-төшемле җылы һава саклана. Ял көннәрендә – 10–11 августта урыны белән яшенле көчле яңгырлар, секундына 15–17 метр тизлектә җил көтелә. Көндез термометр +19…+24 градус күрсәтәчәк. Төнлә дә җылы: +12….+17 градус.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 12–13 августта Татарстанда явымлы һава саклана. Бераз салкынайта: көндез +17…+22  градус.

 

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев