Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Полиссыз йөрү “кесәгә сугачак”

Бүген ил буйлап 5 миллионга якын кеше автомобилен страховкаламый гына йөрүен дәвам итә. Чөнки 800 сум штраф беркемне дә куркытмый. Шуның өчен Дәүләт Думасы депутатлары штраф күләмен уртача полис хакына – 5 меңгә кадәр күтәрергә кирәк дигән фикердәләр.


Русия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны теркәп баручы камераларга урнаштыру өчен яңа төр программа эшләнү хакында хәбәр итте. Әлеге программа машинаның дәүләт знагы буенча автомобиль страховкаланганмы, әллә юкмы икәнен ачыклый ала икән. Әлеге вакытта барлык страховкалау компанияләренең гомум мәгълүмат базасы барлана һәм берләштерелә. Шушы программалар ур-наштырылган камералар ноябрь аенда Мәскәүдә эшли башлаячак. Соңрак, программа үзен акласа ул башка төбәкләрдә дә кулланыла башлаячак. Әле белгечләр арасында ничек итеп штраф салыначагы хакында бәхәсләр бара. Берәүләр көненә ничә тапкыр камерага эләгә, шул кадәрле штраф түләсен-нәр ди. Мәсәлән, Мәскәүнең бер читеннән икенче ягына барып чыкканчы 50 тапкыр камерага эләгүең дә бар бит. Бүген штраф күләмен 800 сум дип алып, 50гә тапкыр-ласак, 40 мең килеп чыга. Бу бер көндә шулкадәр дигән сүз. Икенчеләре көненә бер генә тапкыр штраф салырга кирәк ди. Әмма алай да полиссыз йөрү кыйммәткә төшәчәк. Шул ук 800 сумны 1 айдагы 30 көнгә тапкыр-ласаң, 24 мең сум килеп чыга. Шулай булгач, иң яхшысы бер тапкыр 10 мең сумыңны түләп полис алу һәм ел буена тыныч йөрү күпкә отышлырак булачак. Өченчеләре, полисның вакыты чыккач яңасын эшләтү өчен 10 көн вакыт бирелә бит, шулай булгач полиссыз йөрүчеләргә һәрбер 10 көн саен гына штраф салырга кирәк дигән фикердәләр. Страховкалау компанияләренең базасында булмаган, очсыз хакка ялган полис алып йөрүчеләргә дә авырга туры киләчәк. Чөнки аларга штраф белешмәләре соңрак, берничә булып киткәч кенә килеп ирешергә дә мөмкин. Алар ялган полиска булса да берникадәр акча түләгән бит инде. Шул ук вакытта бөтенләй полиссыз йөрү-челәр кебек үк штраф түләячәкләр.

Источник: http://www.omet-rb.ru/

Фото; https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев