Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз

Базарларда, сәүдә нокталарында яшелчә культуралары һәм чәчәк орлыкларының пакетларга салынган нинди генә төрен сатмыйлар. Бу орлыклар дөньясында ничек адашмаска һәм кирәклесен генә сайлап алырга соң? ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең орлыкларны контрольдә тоту бүлеге белгечләре игътибарлы булырга киңәш итәләр: әгәр дә этикетканың тышында шытып чыгу вакыты бер төрле, ә эчендә икенче...

Базарларда, сәүдә нокталарында яшелчә культуралары һәм чәчәк орлыкларының пакетларга салынган нинди генә төрен сатмыйлар. Бу орлыклар дөньясында ничек адашмаска һәм кирәклесен генә сайлап алырга соң?


ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең орлыкларны контрольдә тоту бүлеге белгечләре игътибарлы булырга киңәш итәләр: әгәр дә этикетканың тышында шытып чыгу вакыты бер төрле, ә эчендә икенче төрле күрсәтелгән булса, димәк, орлыкларның "гомерен озайтканнар", алар ышанычлы түгел.

Орлыкларның пакетында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: сатучы оешма (фирманың) атамасы, адресы һәм телефоны, культураның атамасы, сорты, партия саны, күләме, сату срогы.

Пакет тышындагы сату срогы ул орлыкларның яраклылык вакыты түгел, ә пакетның сату срогы гына.

Һәм тагын бер нәрсә. Сатып алучыга сатучыда булырга тиешле сыйфат документларына да күз салу кирәк.

Болар - "Сыйфат сертификаты" яки "Таныклык". Андагы мәгълүматлар пакеттагылары белән туры килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Орлыклар