Җомга көнне Татарстанда кабат яңгырлар ява
Белеп торыгыз

Җомга көнне Татарстанда кабат яңгырлар ява

Җомга көнне, 2 августта, Татарстанда бераз яңгыр явачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, республиканың кайбер районнарында яшен булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, әмма көндез урыны белән 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәрелә..

чыганак


Нет комментариев