Күтәмә авылының 73 нче янгын частеның аерым посты “Нурлатнефть” нефть-газ чыгару идарәсе объектлары белән берлектә даими рәвештә өйрәнүләр үткәрә.
13 майда УПВС-6 нефтьне комплекслы әзерләү участогында нефть һәм нефть продуктларының максималь исәп-хисап күләмен локальләштерү һәм бетерү буенча эшләделәр.
Җәлеп ителгән барлык хезмәтләр дә үз эшләрен оператив төстә башкарып чыктылар, куелган бурычлар үтәлде. Күзәтчелек органнары комиссиясе әгъзалары өйрәнүләр нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип бәяләде.
Нет комментариев