Никах килешүләре теркәүчеләр саны рекордлы күләмдә арткан
Белеп торыгыз

Никах килешүләре теркәүчеләр саны рекордлы күләмдә арткан

Быел Россиядә никах килешүләре теркәүчеләр рекордлы санда арткан. Федераль нотариаль палатаның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Никах килешүе – гаиләдә милеккә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә һәм бәхәсләргә юл куймаска сәләтле мөһим алым ул», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ноябрь аенда төзелгән килешүләр узган елгы күрсәткечтән 9 процентка арткан. 2019 елда Россиядә 110 меңгә якын никах килешүе теркәлгән булса, 2020 елның ноябрендә аларның саны 119 меңгә җиткән.

Иң күп никах килешүләрен рәсмиләштергән төбәкләре арасында Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Татарстан бар, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев