Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ни өчен иртәнге аш ашаганнан соң тешләрне чистартырга ярамый?

Стоматолог сүзләренчә, иртәнге аштан соң авыз эчендә оксидлашу процессы башлана.

Стоматолог Анна Петерсон сүзләренчә, иртәнге аштан соң авыз эчендә оксидлашу процесслары башлана. Димәк, ашаганнан соң тешен чистартканда кеше тешнең эмален бозып, аңа кислота гына ышкып кертә дигән сүз.

Тагын бер мөһим момент: тешләрне чистарту аларны ризыкның начар тәэсиреннән саклый.

Шулай итеп тешләрне бары тик иртәнге ашны ашар алдыннан гына чистартырга кирәк.

Алдарак Торонто университеты галимнәре тешләрне агарту чараларының тешләргә зыянын ачыклау максатыннан тикшеренү уздырган иде. Глимнәрне бигрәк тә составында карбамид пероксиды (водород перекисе һәм мочевина перекисе катнашмасы) булган чаралар барыннан да күбрәк кызыксындырган.

Белгечләр ачыклаганча, карбамид пероксиды 35 процент яки аннан да күбрәк күләмдә кергән чаралар тешләр өчен иң зыянлысы булып санала.

Әгәр мондый катнашма теш пульпасына эләксә, ул тешне бөтенләй «үтерергә» мөмкин.  

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев