Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мунчада ис тигән кешегә ничек ярдәм итәргә?

Хәтерегезгә салып куегыз, кирәге чыгарга мөмкин.

Иң элек һавага алып чыгып, мунчаны җилләтергә кирәк.

Зыян күрүчегә ярдәм күрсәткәндә үзегезгә дә зыян килмәсен өчен марля яисә кулъяулык аша сулагыз.

Саф һавага алып чыккач, ис тигән кешене аякларын бераз өскә күтәртеп яткырырга кирәк.

Кеше аңында булса, организмындагы агулы матдәне юдыру өчен аңа мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчерергә кирәк. Бу очракта чәй белән каһвәдән дә яхшысы юк. Соңгысының составындагы кофеин кан әйләнешен яхшырта.

Кеше үз аңында булмаса, аны косканда тончыкмаслык һәм теле артка китмәслек итеп яткырырга тырышыгыз. Аннары аны, нашатырь спирты иснәтеп, аңына китерергә, чигәләрен уарга кирәк.

Агуланучының күкрәгенә салкын суга манылган чүпрәк куеп торсаң да кан әйләнеше яхшырачак. Кеше суламаса, кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтергә, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев