Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстанда карабодайга бәя артуның сәбәпләрен тикшерә

Бер атна эчендә карабодайга бәя ике тапкырга диярлек арткан. (Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Айрат Мөхәмәдьяров). Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Ашан", "Бәхетле" һәм "Перекресток" сәүдә челтәрләрнә карата эш кузгаткан. Идарә тармагы сатучылар арасында Татарстан территориясендә карабодайга бәяне арттыру турында килешү төзелгән дип шикләнә. Бу хакта идарәнең матбугат...

Бер атна эчендә карабодайга бәя ике тапкырга диярлек арткан.


(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Айрат Мөхәмәдьяров). Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Ашан", "Бәхетле" һәм "Перекресток" сәүдә челтәрләрнә карата эш кузгаткан. Идарә тармагы сатучылар арасында Татарстан территориясендә карабодайга бәяне арттыру турында килешү төзелгән дип шикләнә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карабодайга нигезсез бәя арту очраклары турында мөрәҗәгатьләр халыктан килә тора дип искәрткән. Әмма суд монополиягә каршы хезмәтнең карарларын кире кага.

"Шулай итеп, монополиягә каршы органга мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе "Ашан" гипермаркетында ярма бәясе "бер атна дигәндә ике тапкыр диярлек - 56 сумнан 97 сумга арты" дип белдергән. Карабодай бәясенең артуына башка гражданнар да игътибар иткән", - дип билгелиләр Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

"Ашан", "Бәхетле" һәм "Перекресток"тан кала идарә тармагы "Тандер" акционерлык җәмгыятен, "Агроторг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне дә тикшерәчәк. Эшне беренче тапкыр карап тикшерү 21 февральгә билгеләгән.

Мәгълүмат:http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/06/134524/?tb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карабодай бәя