Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Минвәли Насыйровны Керкәледә җирлиләр

    Якташыбыз Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров вафат булды. Аңа 88 яшь иде.

    Минвәли Насыйров озак еллар җаваплы урыннарда эшләде, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен дә җитәкләде. Оештыру сәләтенә ия, көчле, таләпчән, абруйлы кеше иде. “РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеменә ия булды, “Мактау билгесе” һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде, аны Чирмешән районының мактаулы гражданины иттеләр.

    Минвәли Шәйхатдар улы соңгы елларда Лениногорскида яшәде. Мәрхүмне бүген туган авылы Ибрай Каргалыда җирлиләр.

    Фото архивтан

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: