Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Миләш мул булган ел авыр ел буламы?

Быел миләш бик нык уңды. Халык арасында, миләш мул булган елда кешеләргә авыр була, дигән сынамыш йөри. Бу уңайдан Арча районында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүровның фикерен белештек.

– Мин миләш булган елны авыр була, дип әйтмәс идем. Ул уңган елны арыш чәчәргә кирәк. Көзге культураларны чәчеп калдырасың икән, киләсе елда аның уңышы яхшы булачак. Бер вакытта да начарга юрарга ярамый. Үзебез начарга юрасак, шулай булуын көт тә тор инде. Электән үк күзәтәм: миләш уңганның икенче елында арыш шәп була. Узган ел булмады ул. Арыш та уңмады. Чәчкән кадәрле дә ала алмадылар, – диде Рәис Шәкүров.

Шуңа күрә ул халыкка көздән үк суган, кишер, чөгендер чәчәргә киңәш итә. Киләсе елга мул уңыш бирәчәк, дип ышандыра. Хуҗалыкларның исә арыш һәм бодай чәчкәннәре отачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев