Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Машинадан 3,5 миллион сум урлаганнар

Шунысы сәер, ул ачык калган булган...

Стәрлетамакта билгесез кешеләр 8 гыйнварга каршы төндә чит ил машинасыннан 3,5 миллион сумга якын акча урлаган. Берничә сәгатьтән соң машина хуҗасы, 42 яшьлек ир, акча югалуын ачыклап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Ир машинасын «Самара – Уфа - Чиләбе» трассасында туктаткан, ә үзе беразга гына читкә киткән, ләкин машинаны бикләргә оныткан. Бу хәлдән җинаятьчеләр оста файдалана һәм ачык машинадан 3 миллион 410 мең сум акча салынган сумканы алып качкан.

- Әлеге факт буенча «аеруча зур күләмдә урлау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Җинаять урыныннан криминалистлар 14 бармак эзен алган. Хәзер җинаятьчеләрне полиция эзли, - ди хокук сакчылары.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев