Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мандаринны ничек сайларга?

Кибетләрдә мандарин сезоны башланып килә. Тәүге җимешләр октябрь ахыры – ноябрь башларында өлгереп (төрле илләрдә – төрлечә), кайбер гипер-, супермаркетларга килеп тә җитте инде. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә җыеп алынган чорда мандарин организм өчен аеруча файдалы.

Без гадәттә кайсы кыйтгалардан китерелгән мандариннар ашыйбыз? Аларны бер-берсеннән ничегрәк аерырга? Гомумән, бу цитрус җимеше турында тагын нәрсәләрне белеп торырга?

Абхазия мандарины – экологик яктан иң чистасы санала. Бик-бик ераклардан алып кайтасы түгел бит: шуңа күрә юлга чыгар алдыннан җимешләрне эшкәртүнең хаҗәте юк. Ә безгә нәкъ шул кирәк тә! Лимонга тартым саргылтрак төстә, әчкелтем һәм төшсез.

Испания мандарины һәрвакытта диярлек ботагы белән сатыла. «Химия» белән артык нык эшкәртмичә генә дә җимешне шиңү-бозылудан саклый ул. Кызгылт сары төстә, калын кабыклы, тәмле-татлы, әмма бик күп төшле.

Израиль мандарины кибет киштәләрендә башкаларыннан соңрак пәйда була. Чөнки алар кыш урталарында гына өлгерә әле. Ялтырап торган юка кабыклы, төшсез. Әмма әчкелтемрәк һәм әллә ни сусыл да түгел.

Төркия мандарины арзанрак бәядән сатыла. Әчкелтемрәк, төшсез.

Кайсы татлы һәм кайсы әче?

Кемдер – баллы-татлы, кемдер әчкелтем мандарин ярата. Әчкелтеме файдалырак була.
Мандаринның татлымы-юкмы икәнен төсенә карап белергә мөмкин. Әчкелтеменең төсе лимонныкына охшашрак – сарырак төстә. Аннан килеп, әче мандарин – татлысыннан эрерәк. Өлгереп җиткәнме-юкмы икәнен дә җиңел генә белергә була. Кабыгы бик тиз әрчелсә, димәк, өлгереп җиткән. Авыр әрчелсә, өлгермәгән дигән сүз. Ә инде кабыгының кул тиюгә үк төшәргә торуы җимешнең бозыла башлавын аңлата.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев