«Мамык» кебек камыр әзерләү рецепты
Белеп торыгыз

«Мамык» кебек камыр әзерләү рецепты

Бу камырдан теләсә нинди камыр ризыгы пешерегә мөмкин.

1 стакан кефир
0,5 стакан үсемлек мае
11 г коры чүпрә
1 бал калагы тоз
1 аш кашыгы шикәр комы
3 стакан он

Кефирны май белән болгатырга, аз гына җылытып алырга.

Он белән чүпрәне бергә кушарга, тоз, шикәр комы өстәргә. Аз-азлап болгата-болгата кефир кушылмасын өстәргә һәм камыр басарга.

Камырны 30 минутка кабарырга калдырырга.

Газ мичендә 180-200 градуста кызарганчы пешерегә кирәк.

Табага тезгәч, 10 минуттан соң гына газ миченә куйсагыз, камыр ризыклары тагын да тәмле булыр.

Чыганак

Фото www.freepik.com


Нет комментариев