Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Малай колаксыз кала язган...

Котлары очкан әти-әнигә коткаручылар чакыртырга туры килгән.

Чиләбе өлкәсендә коткаручылар өч яшьлек малайның колагын саклап калган. Уен вакытында 3 яшьлек малайның колагы куртка замогына эләгеп калган. Тимер баланың колак йомшагын шулкадәр нык кыскан, якыннары аны үз көчләре белән генә берничек тә ычкындыра алмаган. Нәтиҗәдә, сабыйның колагы шешенеп, авырта башлый. Үзләре дә курыккан әти-әнигә хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – коткаручылар чакыртырга гына кала.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән коткару хезмәте белгечләре башта гаиләне тынычландыра. Ә аннары инструментлар ярдәмендә малайның колагын металл деталь “әсирлегеннән” коткара.

Бала үскән йортта мондый шуклыклар булгалый, әлбәттә. Бәхеткә, бу очракта барысы да яхшы тәмамланган. Табиблар ярдәме кирәк булмаган, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X