Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләрне кайчан түләячәкләр?

Россия Cоциаль фонды май башында түләнә торган балалар пособиеләрен вакытыннан алда – апрель ахырына кадәр күчерәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

«Якынлашып килүче май бәйрәмнәре уңаеннан Социаль фонд гадәти график буенча 3 майга кадәр килергә тиешле барлык балалар пособиеләрен 29-30 апрельдә күчерәчәк», – диелә Социаль фонд хәбәрендә.

Фондта ачыклык кертүләренчә, вакытыннан алда түләү акчаларны банк хисапларына алучы гаиләләргә кагылачак. Почта бүлекчәләре аша пособиеләр алучылар түләүләрне май аенда алачак - «Россия Почтасы» графигына бәйле рәвештә 3 майдан 25 майга кадәр.

Шул ук вакытта өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләр стандарт график буенча – 5 майда башкарылачак.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев