Май аенда Чирмешән районында 10 сабый: сигез малай һәм ике кыз туган
Белеп торыгыз

Май аенда Чирмешән районында 10 сабый: сигез малай һәм ике кыз туган

Ел башыннан район ЗАГС бүлеге 29 балага туу турында таныклыклар тапшырган. 2023 елның биш аенда 21 сабый туган булган.

Шешминка авылында яшәүче Алексей һәм Надежда Коченковларның сигезенче сабыйлары туган. Әти кешегә – 54, әнисенә 40 яшь.

Алар 7 майда туган бишенче улларына Коля дип исем кушканнар. Коляның тагын өч апасы бар. Коченковларның олы уллары Олегка 21 яшь, ул инде армия хезмәтеннән кайтып, эшкә урнашкан. 20 яшьлек Дана да эшли, 16 яшьлек Тимур - студент. Кристина, Максим, Толик, Лена – мәктәп укучылары.

Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев