Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лимонны чәйгә генә саласызмы?

Аны тагын бик күп төрле максатларда кулланып була.

Лимон - бик файдалы җимеш. Ашаудан һәм чәйгә салып эчүдән тыш, лимонны бик күп башка максатларда кулланып була.
Яшелчәләрне пешергәндә суга бер калак лимон суты кушсаң, алар караймый.
Ашамлык турый торган тактадан исне бетерер өчен аны бер телем лимон белән ышкып алырга кирәк.
Керне агарту өчен киемнәрне сода һәм лимон сутыннан торган катнашмада ярты сәгать җебетегез.
Пигмент тапларын агарту максатында лимон сутын биткә 15 минутка сөртеп тоталар һәм юып алалар.
Чәчләр ялтырап торсын өчен 50 миллилитр лимон сутын 150 миллилитр суга кушалар һәм шуның белән чәчләрне чайкаталар.
Тырнакларны ныгыту өчен 200 миллилитр кайнар суга ярты лимон суты кушалар һәм кулларны биш минутка шунда тоталар.
Азык эшкәртүне яхшыртыр өчен иртән ач килеш ике калак лимон суты салынган бер стакан кайнар су эчеп куярга кирәк. Бу ябыгырга да ярдәм итә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев