Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лашманда бер хуҗалыктан каз түшкәләре "очкан"

01 Ноябрь аеның беренче атнасында янгын-коткару хезмәтенә хәвефле сигналлар кермәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 40 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкәдәге складыннан билгесез затлар дүрт электр двигателе, эретеп ябыштыру аппараты һәм аккумуляторлар урлаганнар. Тикшерү бара. Яңа...

01 Ноябрь аеның беренче атнасында янгын-коткару хезмәтенә хәвефле сигналлар кермәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 40 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган.
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкәдәге складыннан билгесез затлар дүрт электр двигателе, эретеп ябыштыру аппараты һәм аккумуляторлар урлаганнар. Тикшерү бара.
Яңа Элмәледә яшәүче бер хатын-кызның базыннан өйдә ясалган 30 шешә шәраб югалган, ә Лашманда берәүнең мунча верандасыннан өч каз түшкәсе "очкан".
ВАЗ-2106 машинасында йөртү таныклыгыннан башка гына йөргән Чирмешән кешесе тоткарланган, полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмаган өчен аңа җавап бирергә туры киләчәк.
Бер атнада 8 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берсендә зыян күрүче бар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 56 кешегә карата административ беркетмә төзелгән, ике кеше транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә 15-20 чакырту кергән. Фельдшер Пелагея Квакова әйтүенчә, ял көннәре тыныч үткән, чакыртуларның барысы да диярлек хроник авыручылар янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 38 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы урлау юлтранспорт вакыйгасы