Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Үсмерләргә яңа эпидемия яный

Сүз электрон сигарет тартудан үпкәнең зарарлануы турында бара.

Россиядә үсмерләргә EVALI эпидемиясе яный. Хәзерге вакытта ул АКШта электрон сигаретларга мөкиббән китүчеләр арасында котыра башлаган инде. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының фәнни-медицина тикшеренү үзәге башлыгы Маринэ Гамбарян сүзләренә таянып яза.

– Электрон сигаретлар ияләшү китереп чыгара. Әйтик, аларның составындагы, тәм һәм хуш ис бирүче матдәләр сулыш юллары, үпкә тукымаларына җимергеч тәэсир ясап, EVALI чире китереп чыгарырга мөмкин. АКШта яшьләр арасында киң таралган чир бу. EVALI – Америкада электрон сигаретлар куллануның эпидемия дәрәҗәсенә җитү нәтиҗәсе. Бездә әлегә эпидемия юк, әмма электрон сигаретлар сатуны һәм куллануны тәртипкә салмаганда – озакламый булачак”, – дип кисәткән белгеч.

Гамбарян аңлатып үткәнчә, бу сигаретларга үсмерләр мөкиббән китә. Алар иң элек аның матур кабына кызыга һәм, әлбәттә инде, реклама да үзенекен итә. Агулы никотины үсмерләрдә төтенгә бик тиз бәйлелек китереп чыгара.

Белгеч тикшеренү нәтиҗәләре турында да сөйләп үткән. Баксаң, электрон сигарет кулланучы үсмерләрдә бәйлелек  ике тапкыр ешрак күзәтелә икән.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X