Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кызы Алсуның Хәния Фәрхи янына җыенуы шау-шу куптара

Хәния Фәрхи каберенә һәйкәл кую кичектерелә дип язган идек. Бу хакта җырчының ире Габделхәй Биктаһиров “Челнинские известия” газетасына сөйләгән иде. Аның аңлатуынча, Хәния Фәрхи каберенә һәйкәл 27 майда ук куеласы булган.

Эскизы 13 вариант арасыннан сайлап алынган һәйкәл Казанның Яңа татар зиратында 27 июль – Хәния Фәрхинең вафат булган көнендә урнаштырылачак, дип аңлаткан мәрхүмәнең ире Габделхәй Биктаһиров.

Хәния Фәрхинең кызы Алсу Инстаграмга куйган фотолардан күренгәнчә, кабер ташы куелган. Җырчының каберенә әнисе Фәния апа килгән.

“Ата-аналар үз балаларын җирләргә тиеш түгел. Картыем әни янына килде. Мин дә озакламый киләм, әнием. Күп серләрем җыелды. Сөйләрмен…” – дип яза Алсу.

Кызының Хәния Фәрхи янына җыенуы шау-шу куптара. Алсуның бу сүзләрен ялгыш аңлап: “Иртә әле сиңа, ашыкма. Бик яшьсең”, – дигәннәр. “Сез минем сүзләремне дөрес аңламадыгыз. Минем яшисем килә әле”, – дип җавап язган Хәния Фәрхинең кызы.

https://tatar-today.ru

фото: triboona.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев