Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күренекле якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 270 ел тула

Дин галиме, мөгаллим, имам, шагыйрь, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм галим Габдерәхим Утыз Имәни татар халкының иҗтимагый, мәдәни тормышында, поэзиядә һәм әдәбият белеме тарихында күренекле урын тота.

Ул 1754 елда элеккеге Казан губерниясе Чистай өязенең Утыз Имән авылында (хәзерге Чирмешән районы Утыз Имән авылы) ярлы игенче гаиләсендә туган. Әтисе улы туганчы ук үлгән. Булачак шагыйрьгә 2-3 яшь чагында әнисе дә вафат була, ул җиңгәсе тәрбиясендә кала.

Габдерәхим башта туган авылында һәм күрше авыларда укый, аннан соң Оренбург Каргалысындагы икенче мәчет каршындагы мәдрәсәдә Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әминнән белем ала. 1788 елда гаиләсе белән Бохарага күчеп, заманының күренекле укымышлылары белән аралаша, белемен күтәрә, үзе дә мәдрәсәдә укыта, Могак мәчетендә имамлык итә. Аның Бохара мәдрәсәсенә багышланган поэмасы да бар. Бераздан шагыйрь Акча, Түфи, Сәмәрканд, Мәзаре Шаһимәрдән шәһәрләрендә яши һәм гыйлем бирә.

1798 елда Бохарага, шул ук елны туган авылы Яңа Кадига (Утыз Имән) кайта. Әмма аңа анда әтисенең Тимәш (хәзерге Татарстанның Лениногорск районындагы Тимәш авылы) кешесе булуын сылтау итеп җир бирмиләр.

Габдерәхим Утыз Имәни, бер ел чамасы хәзерге Чистай районының Исләй авылында шәкертләр укыткач, Лениногорск районының Сарабиккол авылында мөдәррис булып эшли, өч елдан соң Куакбаш авылына килеп мәдрәсә салдыра, мөгаллимлек итә. Соңыннан ул әтисенең туган авылы Тимәшкә күченә һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда яши. 1834 елның апрель башында Тимәштә вафат була, әлеге авыл зиратында кабер ташы әле дә тора. Монда аның мәдәни-тарихи комплексы да ясалган.

“Мөһиммәтез-заман” (“Заманның мөһим билгеләре”) – әдипнең иң мәгълүм поэмасы.

Тууына быел 270 ел тулачак күренекле якташыбыз хөрмәтенә Яңа Кади авылына Утыз Имән атамасы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев