Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Куян елын каршылаганда өстәлдә нәрсә булырга тиеш?

Яңа ел табынында ел хуҗасы күңеленә хуш килгән ризыклар булса, алдагы көннәрегез шатлыкка күмелер!

Куян елын каршылаганда өстәлегездә мичтә пешкән яшелчәләр булса хәерле. Мәсәлән, барыбыз да яраткан бәрәңге. Ә кабак бигрәк тә әйбәт!

Җимешләр һәм җиләкләр дә, һичшиксез, булырга тиеш. Ниндиен яратасыз, ниндиләрне алырга мөмкинлегегез бар, шуларны куегыз.

Салатлар һәм кабымлыклар — Куянның яраткан ризыклары! Алар ел хуҗасын хәтерләткән яисә Яңа ел символикасында булса, бигрәк тә яхшы. Без аларның рецептларын бирдек. 

Яшелчәләрдән яисә балыктан шашлык әзерләсәгез дә бик яхшы булыр. Шулай ук нинди булса да диңгез ризыклары куярга тырышыгыз. Мәсәлән, балык, диңгез кәбестәсе, уылдык һәм башкалар.

Итнең ниндие дә ярый, тик куян ите булмасын! Тавык белән күркә бигрәк тә хуплана.
Быел татлы тәгамнәрсез ярамый! Торт яисә башка татлы камыр ризыклары әзерләргә, алырга онытмагыз! Десертка туңдырма булса да шәп булыр!

Шуны онытмагыз — өстәлдә кишер, кәбестә кушылган ризыклар булырга тиеш!
Яңа елда муллык, иминлек килсен!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев