Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Көтү чыкты

    Авылларда көтү көтеп аена уртача 20 - 30 мең сумга кадәр акча эшләп була. Май ае керде, авылларда терлекләрне көтүгә чыгарыр вакыт җитте. Әмма кайбер авылларда әлеге мәсьәлә һаман хәл ителмәгән булса (атна башына), Иске Элмәледә һәм Шешминкада инде апрель урталарында ук көтү чыккан. Аларда көтүне авыл халкы чиратлап көтә....

    Авылларда көтү көтеп аена уртача 20 - 30 мең сумга кадәр акча эшләп була.


    Май ае керде, авылларда терлекләрне көтүгә чыгарыр вакыт җитте. Әмма кайбер авылларда әлеге мәсьәлә һаман хәл ителмәгән булса (атна башына), Иске Элмәледә һәм Шешминкада инде апрель урталарында ук көтү чыккан. Аларда көтүне авыл халкы чиратлап көтә. Әмирдә дә көтү апрель азагында чыкты, әлегә биредә дә чиратлап көтәләр, ләкин якын арада көтүче булырга тиеш, диделәр.

    Лашманда көтү чыкмаган әле. Якын көннәрдә бу эш җайга салынырга тиеш, көтүче табылган.

    Югары Кәминкә белән Керкәледә - ике авылга бер көтү оешкан, көтүче Лашманнан килгән.

    Кармышта һәм Иске Үтәмештә дә көтүне үз авыл кешеләре көтәргә алынган. Түбән Кәминкәдә көтүче белән шулай ук проблема юк. Авыл көтүен ел саен Минсәгыйр Мәссаров көтә. Кара Чишмәдә дә быел көтүче бар, диделәр. Чирмешәннең Амур ягында да көтү чыккан, ә менә үзәктә бу эш соңгарак калган.

    Кечкенә авылларның да күбесендә көтү чыккан. Билгеле, мал саны аз булгач, көтүче яллап булмый. Шуңа да Андреевка, Яшәүче, Якты Тау һәм башка кайбер поселокларда үз малларын үзләре чиратлап көтәләр.

    Ә инде түләүләргә килгәндә, авылларда көтүчеләр белән төрлечә хисап ясыйлар: ай саен бер баш малга 250 сумнан алып - 500 сумга кадәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: