Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр үзләрен яхшы хис итә

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка («ЭпиВакКорона» вакцинасы) ясаткан кешеләрнең барысы да үзләрен яхшы хис итә. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Теркәүдән соң үткәрелгән сынау кысаларында COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәк – 672 һәм 60 яшьтән узган 96 кеше алган.

«Тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәде», — диелә хәбәрдә.

«ЭпиВакКорона» «Спутник V» препаратыннан соң коронавирус инфекциясенә каршы теркәлгән дөньяда икенче вакцина булды. Препарат коронавирусның синтезланган фрагментлары базасында Новосибирскиның «Вектор» Вирусология һәм биотехнологияләр үзәгендә ясалган. Ул клиник сынауларны узган инде, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Вакцинация өч атналык ара белән ике прививка ясатуны күздә тота. «ЭпиВакКорона» вакцинасы куркынычсыз, шулай ук саклау һәм транспортировкалау шартларының гади булуы белән аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев