Коронавирус тарала башлаганнан соң үлем-китемнәр рекордлы күрсәткечкә җиткән
Россиядә коронавирус пандемиясе тарала башлаганнан бирле үлем-китем күрсәткече бик нык арткан. Агымдагы елның гыйнварыннан октябрьгә кадәрге чорда илдә үлүчеләр саны соңгы дистә ел эчендә рекордлы күрсәткечкә җиткән. Әмма бу турыдан-туры COVID-19 аркасында гына гүр иясе булучылар саны ишәюне аңлатмый.
2019 елның шушы ук чорында Россиядә демографик вазгыять яхшыру нәтиҗәсендә үлем-китемнәр кимеп, 10 мең кешегә 102,9 күрсәткечен тәшкил иткән. 2010 елдагыга (гыйнвар – октябрь) караганда, 13,7 процентка кимрәк бу. Ә инде 2020 елда коронавирус пандемиясе таралу шартларында әлеге сан 113,2 гә җитеп, соңгы дистә ел эчендә рекордлыга әйләнгән.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар – октябрь айларында илдә бакыйлыкка күчүчеләрнең гомуми саны 1,661 миллион кешегә җиткән. 2019 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 9,7 процентка күбрәк бу. Моңа кадәр иң күп үлем-җитем 2010 елда теркәлгән. Җәйнең аномаль эссе килүе аркасында 1,704 миллион кешенең гомере өзелгән, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев