Корица – бакчачыга ярдәмче
Белеп торыгыз

Корица – бакчачыга ярдәмче

Корица, пешекчеләргә генә түгел, бакчачыларга да кирәк. Аның файдасын белүчеләр бу тәмләткечне гел кул астында йөртә.

Аны түбәндәге очракларда кулланалар:

- бүлмә гөлләренең, үсемлекләрнең туфрагы гөмбәләнмәсен өчен (төпләренә сибәләр);

- үсемлекләрне паразитлардан, авырулардан саклар өчен (төпләренә бер кашык сибәләр);

- участокта кырмыскалар һәм кимерүчеләр якын килмәсен өчен (түтәл араларына сибәләр).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев