Көндәлек рационда булырга тиешле яшел тәмләткечләр исемлеге
Сәламәт булу өчен, көндәлек рационыбызда яшел тәмләткечләр дә булырга тиеш, ди диетологлар. Алар нәрсәсе белән файдалы?
Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул эфир майларына да бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.
Петрушка – кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор чыганагы. Йөрәк авыруларыннан интеккән кешеләргә аны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Ул пародонтоз вакытында да файдалы.
Яшел суганда исә цинк, кальций, фосфор күп. Шул рәвешле ул сөякләр өчен файдалы. Суган иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.
Салат яфрагы кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.
Сельдерейда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул картаюны акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Сельдерей тамыры магний, кальций, калий, марганец, тимер һәм цинкка бай. Аны шакмаклап турап яки угычта уып, салатларга кушалар. Пешкән сельдерей тамыры бәрәңгене хәтерләтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев