Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Киемең тапланса...

Аны кул астындагы чаралар белән дә бетереп була.

Тапланган киемне чистартканда күпләр кибеттән сатып алынган чараларны файдалана. Тик бу очракта инструкциядә күрсәтелгән таләпләрне төгәл үтәргә генә кирәк.

Кайбер чистарткычлар тукыманың төсен ала. Шуңа күрә башта аны киемнең күренми торган җиренә сөртеп карарга кирәк. Төсе тоныкланган очракта су белән аш серкәсе (2:1) катнашмасында чайкарга киңәш ителә. Таплы урынны бик басып ышкырга ярамый. Йон тукыманы тискәре ягыннан чистартырга киңәш ителә. Тапны чистартканда, шундый ук тукыма файдалансаң, нәтиҗәлерәк була. Киемдәге тап ничек тизрәк тазартылса, шулкадәр тизрәк бетә дә.

Кул астында һәрвакыт кирәкле әйберләрнең булуы яхшы. Болар: нашатырь спирты, чистартылган скипидар, бензин, глицерин һәм спирт. Шулай ук аш серкәсе, магнезий, тальк, бәрәңге крахмалы, водород перекисе, лимон кислотасы, акбур, бензол да файдаланыла.

Күн сумкадагы тапны аш серкәсе кушылган су белән (икесе дә тигез микъдарда алына) бетерергә мөмкин. Ә катып киткән күн перчаткаларны ике-өч кашык аш серкәсе салынган суда чайкатыгыз. Кара бәрхетне башта керосинда чылатып, аннары коры щетка белән чистарталар. Керосин исе килмәсен өчен киемегезне җилләтегез һәм бераз пар өстендә тотыгыз.

Тукымадагы күгәрек табын оеган әче сөткә манылган чүпрәк белән бетерергә була. Киҗе-мамык киемнәрдәге тир тапларын шәраб серкәсе (винный уксус) белән тазартыгыз. Ефәк тукымадан тир тапларын спирт белән ышкып бетерәләр. Чистарту өчен файдалана торган чүпрәк тә шушы ук тукымадан һәм шундый ук төстә булу мәҗбүри.

Киемдәге, ашъяулыктагы шариклы ручка эзләрен спиртта чылатылган чүпрәк белән яхшылап ышкып чистартырга кирәк. Әгәр майланып шомарган йон тукыманы аш серкәсе эремәсендә чылатылган щетка белән ышкысагыз, аның ялтыравы бетәр. Тукымада боҗра-боҗра таплар хасыйл булмасын өчен тапны бетерер алдыннан тукыманы чылатырга кирәк. Әгәр якада майланып шомарган урыннар барлыкка килсә, ун процентлы нашатырь спиртында эретелгән аш тозы эремәсендә чылатып, мамык тампон белән ышкыгыз (25 грамм нашатырь спиртына 5 грамм тоз алына).

Майлы тапларны бетерү өчен әйбер өстенә киҗе-мамык тукыма җәяләр дә тукыманың пычранган урынын кире ягыннан, түгәрәк хәрәкәтләр ясап, бензинда чылатылган мамык белән ышкыйлар. Әле генә тамган майлы тапларны берничәгә бөкләп, тукыманың эчке һәм тышкы ягына куелган киптергеч кәгазь аша үтүкләп бетереп була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев