Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кемнәрнең пенсиясе артмый?

Дәүләт думасында шул хакта бәхәсләштеләр.

Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә каршы чыкты. "Пенсияләр - югалган хезмәт хакы өчен компенсация ул. Әгәр пенсия алучы пенсионер әле эшли икән, димәк, хезмәт хакы югалмаган", - диде Силуанов, депутатлар алдында чыгыш ясап.

Дәүләт думасы пенсияләрне индексацияләүнең өч вариантын караячак. Бу мәсьәләне Министрлар кабинетына Президент йөкләгән иде.

Финанс министры сүзләренчә, соңгы елларда хезмәт хакы арта һәм киләчәктә дә үсәчәк, өстәвенә, инфляция темпларына караганда тизрәк. Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү бик үк гадел түгел, дип ассызыклады министр.

"Пенсиягә чыккач, пенсия дә, хезмәт хакы да алучы кеше, эшләгән вакытында кабул ителгән өстәмәләрне исәпкә алып, югары пенсия алачак", - дип билгеләп үтте Финанс министрлыгы башлыгы.

Ул, бүгенге көндә эшләмәүче пенсионерларга игътибарны юнәлтү мөһим, дип белдерде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев