Казанда «Ривьера» бинасын сүтә башладылар
Татарстан башкаласында «Ривьера» күңел ачу комплексын сүтә башладылар. Социаль челтәрләрдә казанлылар махсус техника эше күренә торган фотографияләр урнаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, күңел ачу комплексы бинасын 2020 ел ахырында «Кравт Инвест» Питер компаниясе сатып алган, килешү бәясе 418 миллион сум тәшкил иткән, шул ук вакытта старт бәясе 900 миллион сумга якын тәшкил иткән. Башта хәбәр ителгәнчә, бу урында торак комплексы төзеләчәк, әмма рәсми рәвештә бу мәгълүматны расламадылар.
Аквапарк штат режимында эшләвен дәвам итә, бу бина башка милекчегә карый.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев