Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда Чирмешән суганын көтеп алалар

“Казан” агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә Чирмешән районы вәкилләре дә катнашты.

-Алып барган товарны Чирмешән аграр техникумы һәм мәктәпләр оештырган дүрт милли өйчекләр тәкъдим итте, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова. – Казанга мәктәп участокларында үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш алып бардык, сатуда  кайнатмалар, компотлар, салатлар, камыр ашлары да бар иде. Шәһәрләр аеруча Чирмешән суганын көтеп алалар, бәрәңгене дә бик тиз сатып бетердек, техникумның бөртегенә  дә сорау булды. Гомумән алганда, бернәрсә дә кире кайтмады.

Ярминкә концерт программасы белән үрелеп барган. Район мәдәният йорты каршындагы “Умырзая” татар фольклор коллективы чыгышы да казанлыларга бик ошаган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев