Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казан федераль университеты профессоры кар тиз генә яумаячак дип белдерде

Татарстанда сентябрь ае кинәт кенә суытудан һәм тәүге кыраулардан башланып китте. Әмма кар тиз генә төшмәячәк әле.

Якын араларда Татарстан башкаласында һава температурасы нормадан чама белән 4–5 градуска түбәнрәк булачак. Тәүлеклек уртача температура инде хәзер үк нибары 10 градус тәшкил итә. Бу – нормадан 4–5 градуска кимрәк. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев  белдергән. «Казанда тәүлеклек уртача температураның +10 градустан кимүе гадәттә 19–22 сентябрьгә, шәһәр читендә тәүге кырау төшү – 29 сентябрьгә,  шәһәр эчендә – 4 октябрьгә, туфракта – 16–20 сентябрьгә туры килә», – ди профессор. Аның әйтүенчә, Казанда тәүлеклек уртача температураның 0 градустан түбәнәюе гадәттә октябрь азагы – ноябрь башында күзәтелә. Шушы вакытта беренче кар ява.

Галим әйтүенчә, быел Татарстанда сентябрь башындагы һава торышы октябрьгә күбрәк туры килә. Алдагы көнне республикада урыны белән кырау төшкән. Метеоролог фаразына караганда, быел кышын җылы һәм суык һава дулкыннары берсен берсе алыштырып торачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев