Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Каз бәбкәләренең "кыз", "малай" булуын ничек аералар?

    Инкубаторда эшләүчеләр аларны шулай аера икән.

    Яз ахыры, җәй башы - каз бәбкәләре, чебешләр тавышына күмелгән чор. Кош-корт асраучылар аларның нинди токымнан булуын, ничек тәрбияләргә икәнен яхшы белә. Ә менә бәбкәләрнең атамы, яки анамы булуын ничек аерырга соң?

    1. Каз бәбкәләренең канатын аерып карагыз. Каурыйларның берсе озын, икенчесе кыска булса — ана, барысы да озын булса — ата.

    2. Каз бәбкәсен, тавык чебешен аягыннан тотып күтәрегез. Башын өскә күтәргәне — ана. Әтәч, ата каз буласы сузылып төшәчәк.

    3. Шулай ук каз бәбкәләрен томшыкларына карап та билгеләргә була. Ана бәбкәләрнең борыны бәләкәй була.

    чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: