Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кара Су Куяны елы тынычлык вәгъдә итә

Куян - матур, йомшак, назлы җәнлек. Шуңа да бу елны йомшак, ягымлы булырга тырышырга кирәк, тик Куян ул куркак та, димәк, уяулык турында да онытырга ярамый.

2023 елның стихиясе - су. Көнчыгышта аны ике төрле аңлаталар: бер яктан ул - иминлек билгесе, ә икенче яктан таркалу да булуы ихтимал. Бу елның «холык-табигатен» тоеп, аңа яраклашырга тырышырга кирәк булачак. Шул вакытта барысы да яхшы булыр.

Астрологлар әйтүенчә, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Куян ул гармонияне өстен күрә, гаилә мөнәсәбәтләренә хәер-хаһлы.

2023 елны өйдә, гаиләң, якыннарың белән, тынычлыкта каршы алу яхшы. Тагын шунысы да бар, Яңа ел кичендә киемнәрегез якты, тыныч төстә булсын. Алдагы 2023 ел барыгызга да бары тик бәхет кенә китерсен!

 

ЯҢА ЕЛ ТӨНЕНДӘ НӘРСӘ КИЯРГӘ?

Кара Су Куяны елы булганга күрә, өстенлекнең кара төскә бирелүе сәер түгел. Классик кием яратучылар исә ак яки соры төстәге күлмәк кия ала.

Куян гына түгел, ул бит әле Песи елы да! Шуңа күрә өч төрле төсне кушып, зәвыклы итеп киенә белсәгез, тагын да яхшы булачак.

Киемегез, чәчегез, го-мумән, Яңа ел төненә булачак образыгызны уйлаганда гадилеккә өстенлек бирегез, бу очракта купшылык артык булыр.


ӨЙНЕ БИЗИБЕЗ

Өй интерьерында кызыл төс булмау хәерлерәк. Бүлмәләрне бизәү өчен якты төсләрне, күбрәк яшелне сайлагыз. Тере чәчәкләрегез, бүлмә гөлләрегез бар икән, бик әйбәт. Хайван сурәте төшерелгән җәймәләрегезне алып куеп торыгыз. Ел ху-җасы «көндәш бар» дип уйламасын. Диванга йомшак япкыч алып җәегез, уңайлы, кечкенә генә мендәрләр тезеп куегыз. Урын җайлы, уңайлы булуы белән үзенә җәлеп итеп торсын.

Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәлегез сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиешлеген онытмау зарур. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы, ысланганы. Яшелчәләрне дә күп итеп куегыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга бирергә кирәк. Берүк табынга куян ите әзерли күрмәгез! Кунакларыгызга төп сый итеп тутырылган тавык, үрдәк тәкъдим итсәгез яхшы булыр.

БҮЛӘК САЙЛЫЙБЫЗ

Куян елы, Песи елы дип, якыннарыгызга тере хайваннар бүләк итәргә берүк ашыкмагыз. Мондый төр бүләкләрне алдан сөйләшеп бирсәң генә яхшы. Хуҗабикәләр өчен йорт кирәк-яраклары, шулай ук картиналар, вазалар шәп бүләк булачак. Чүлмәктәге бүлмә гөле бүләк итсәң дә яхшы. Песи, куян формасындагы төрле беләзек, ачкычлар тага торган брелоклар да игътибардан читтә калмасын.

БӘЙРӘМ ТАБЫНЫНА НИЛӘР КУЯРГА?

Яңа ел өстәлендә һич-шиксез булырга тиешле ризыклар: чи кишер һәм кәбестә (классик, брокколи, төсле кәбестә); яшел үлән (укроп, петрушка, шпинат); алма (теләсә нинди сорты ярый); җиләк-җимеш.

lКәбестә. Ул күп кенә халыкларда уңыш белән ассоциацияләнә. Кәбестәне салатлар, кабымлыклар, тостлар әзерләү өчен кулланыгыз. Зур яфракларында ит һәм балык бирергә була, ә төсле кәбестәне грильдә әзерләү яхшы.

lГруша һәм алма. Гри-льдә, табада яки духовкада пешерелгән яки шул килеш куелган әлеге нигъмәтләрдән берәү дә баш тартмас. Әлеге җиләк-җимешләр символик әһәмияткә дә ия: Кытайда груша - озын гомер, ә алма муллык символы.

lБалыкБу, әлбәттә, Куян ризыгы түгел, ләкин балык - Яңа ел өстәле өчен идеаль ризык. Кытайда балык байлыкны гәүдәләндерә. Әгәр сез билгеле бер максатка тиз генә ирешергә теләсәгез, һичсүзсез, балык әзерләгез. Планнар никадәр төгәлрәк һәм балык ризык-лары никадәр тәмлерәк булса, барлык уйланганнар да шулкадәр тизрәк тормышка ашар дип санала.

lГранат (анар). Әлеге җимеш һәрвакыт туклыклы һәм тәмле, ә тагын ул муллык һәм уңдырышлылык билгесе булып санала. Яңа ел - гранат кулланып берәр тәмле ризык әзерләргә менә дигән вакыт. Кытайда гранат - муллык символы.

lЦитруслар. «Яхшы башлангыч - уңышның яртысы», ди Кытай мәкале, шуңа күрә Яңа елны байлык һәм уңышны гәүдәләндерүче әфлисун, мандарин, грейпфрут белән башлагыз.  Аларны мөстәкыйль бирергә, өстәлне бизәргә яки ашамлык һәм эчемлекләр әзерләү өчен кулланырга була.

Яңа ел уңышлы булсын өчен өстәлгә кишер тоткан куян сыны яки уенчыгы алып куйсагыз яхшы!

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев